Tele2 Казан филиалы директоры итеп Константин Гагаринов билгеләнде

-- Лейла

Россиянең Tele2 мобиль элемтә операторы Константин Гагариновның Tele2 Казан филиалы директоры вазифасына билгеләнүе турында хәбәр итә. Элегрәк ул Киров өлкәсендә Телеком-операторның төбәк вәкиллеген җитәкләгән булган.

Яңа вазифада Константин Гагаринов республиканың телеком-базарында мобиль оператор позициясен ныгыту белән шөгыльләнәчәк, Татарстанда компаниянең киләчәге, финанс күрсәткечләре һәм абонент базасы үсеше, шулай ук клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын камилләштерү өчен җавап бирәчәк.

Константин Гагаринов Tele2 командасына 2013 елдан ук Киров филиалы директоры вазифасында эшләгәндә кушыла. Аның җитәкчелегендә төбәктә 3G һәм 4G челтәрләре эшли башлый, ваклап сату челтәрен үзгәртеп кору буенча масштаблы проекты башлана, дилер ландшафты реконструкцияләнә. Tele2 компаниясенең Киров филиалында эшләгәндә Константин Гагаринов персоналның югары дәрәҗәдә профессиональ хезмәт итү күрсәткечләрен формалаштыра, ә бу исә үз чиратында команданың төп финанс һәм техник күрсәткечләрне тотрыклы үтәвенә ярдәм итә.

Алексей Сидоров, «Волга» Tele2 макрорегионы директоры:

– Татарстандагы Телеком-базар – ул илдәге иң динамикалы үсеш ала торган тармакларның берсе: көчле уенчылар, алдынгы технологияләр, бизнес алып баруның югары темпы һәм компания үсеше, челтәр үсеше һәм яңа абонентлар җәлеп итү өчен зур потенциал. Tele2 компаниясендә эшләгәндә Константин үзен амбициоз лидер һәм җаваплы җитәкче буларак танытты, аның зур эш тәҗрибәсе һәм Телеком-тармакта киң экспертизасы бар. Белем һәм югары нәтиҗәләргә омтылу аңа үз максатларына ышаныч белән ирешергә ярдәм итәчәгенә ышанам.

Тулырак Tele2 сайтында

Бәйле