Ары авылы халкы: «Эченә керә алмадык»

21 апрель төнендә Әтнә районының Ары авылында яшен сугып клуб бинасы янып бетә. Төнге 1ләр тирәсендә яна башлый ул. Башта берәү дә янгындыр дип уйламый. Шифер шартлаганны да күк күкридер диләр.

Ары мәдәният йортында кочегарь булып эшләгән Фидаил Кадимов әнә шулай, ди. – Кем уйлаган инде аны. Яшен яшьни, күк күкри иде. Ярый ла авылыбызда өске урамда яшәүче берәүләрнең тәрәзәсенә бик каты яктылык төшкән. Ул торып карагач, безгә шалтыратты инде, – ди Фидаил абый. Аның хатын Райлә мәдәният йортын җитәкләгән. Үзе белән сөйләшә алмасак та, ире аша бик борчылуын белдек.

– Гомер буе җыйган хәзинә иде анда. Авылдашлардан җыелган истәлекләр бар иде. Кием-салымнар, тектереп алган курчаклар, үз киемнәре дә янып бетте. Берни эшләтә алмадык. Янгын сүндерүчеләр генә сүндерә алды, – ди Фидаил абый. – Авыл халкына рәхмәт. Урам буйлап янабыз дип тә кычкырып йөрделәр. Бөтен кеше ярдәмгә ашыкты. Тик булмады. Әле ярый, башка йортларга күчмәде дибез. Алга таба ничек булыр, билгесез. Клубыбыз зур иде. Җитәкчеләр ничек хәл итәр инде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140757/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле