Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев Уфада артистлар аның концертына килмәвенә борчыла. Нигә килми соң алар?

Ул бу хакта «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруында сөйләгән.

«Без Казанда да концерт куябыз, Уфада да. Казандамы без, Түбән Камадамы, Әлмәттәме – һичшиксез, берәрсе килә. Алар: «Әнвәр, билетың юкмы?» – дип тә сорап тормый, баралар да алалар. Булмаса, каяндыр табалар. Бүген Уфада бишенче көн концерт. Биредә 4 көн буе бер артист та булмады, бүген дә берәр артист концертыма килер дип уйламыйм.

Мин үсеш өчен кайгырам. Безнең эстраданың да үсүен, күтәрелүен теләр идем. Мине аларның килеп мактавы кирәкми. Үсәсе килгән кеше килә дә карый концертны. Алар, бәлки, башкаларга йөриләрдер, сүз дә юк, тик төрле артистларга йөрергә кирәк», – дигән ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-04-23/ber-artist-ta-kilmi-3738527

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле