Эт 15 яшьлек кызның ярты битен тешләп өзгән

Үсмер хастаханәдә төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы контрольлегендә дәвалана.

Краснодар краеның Темрюк шәһәрендә тәрбияле өй эте 15 яшьлек кызның ярты битен тешләп өзгән. Хәзерге вакытта үсмергә крайның 1нче клиник хастаханәсендә кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә. Үсмер хастаханәдә төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы контрольлегендә дәвалана.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, эт баланың яңагын, борынын һәм өске иренен тешләп өзгән. Район хакимияте башлыгы Фёдор Бабенков әйтүенчә, бу коточкыч хәл дүшәмбе көнне булган. Үсмергә берничә операция кичерергә туры киләчәк. Бабенков кызга һәм аның гаиләсенә кулдан килгәнчә ярдәм ителәчәген дә билгеләп үткән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/141369/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле