Татарстанда тагын да ныграк суыта

Татарстанда тагын да ныграк суыта. Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, алдагы төндә һава температурасы -5 градуска кадәр төшәчәк. Шимбә көнне кар көтелми.

Синоптиклар фаразына караганда, 4 майда төнлә һәм иртән республикада термометрның терекөмеш баганасы 0…-5 градус (Казанда -1…-3 градус) күрсәтәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык. Төньяк-көнбатыштан төнлә секундына 20 метрга кадәр (Казанда – 18 метрга кадәр), көндез 15 метрга кадәр тизлектә көчле җил. Төнлә урыны белән кар явачак. Көндез асылда явым-төшемсез. Һава температурасы +4…+9 градус чамасы булачак.

Якшәмбе – 5 майда көндез аз гына җылыта: +7…+12 градус, урыны белән аз гына яңгыр явып үтәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -5 градуска төшәчәк, кырау көтелә. Киләсе атнаның урталарына кадәр шулай суык булачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/141391/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле