Татарстанда кабат давыллы җил һәм кырау көтелә

Бүген кич һәм иртәгә Татарстанда һава шартларының шактый начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Пәнҗешәмбе кичендә һәм җомгага каршы төндә республикада җил урыны белән 15-17 м/с тизлектә көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк.

Җомга иртәсендә һәм көндез җил 15-20 м/с, урыны белән 23 м/с кадәр көчәя. Казанда җил тизлеге төнге сәгатьләрдә 15-17 м/с була, ә иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә 15-20 м/с ка җитә.

Моннан тыш, 10 майда тәүлекнең караңгы вакытында төбәк территориясендә һавада һәм туфракта 0..-5 градуска кадәр (ТР башкаласында -1..-3 градуска кадәр) кырау төшү ихтимал.

  • Бофорт шкаласы буенча 13,9-17,1 м/с кадәр тизлектә җил – каты, 17,2-20,7 м/с кадәр тизлектә – бик каты, ә 20,8-24,4 м/с тизлектәге җил давыллы дип атала.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kabat-davylly-il-ham-kyrau-kotela-5887359

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле