15 яшьлек үсмер вентиляция шахтасына егылган

11 майда Мәскәүдә бер төркем үсмер, төзелеп бетмәгән йорт территориясенә кереп, фотога төшмәкче булган. Шунда 2009 елгы кыз һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Үсмерләр бинаның 11нче катына менгән. Шунда үсмер, абынып, вентиляция шахтасына “очкан”. Бала шундук һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы нигезендә җинаять эше кузгаткан. Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана. Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин бу эшне шәхсән үз контроленә алган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142068/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле