Ни өчен май башыннан бирле салкын булуын аңлатканнар

Майның беренче 10 көне Россиянең Европа өлешендә бөтен метеокүзәтүләр тарихында иң салкын көннәргә әйләнде. Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни хезмәткәре Роман Вильфанд шулай дип белдергән.

“Капма-каршы ике үзәкнең: Мәскәүдән көнбатышка – антициклон һәм Мәскәүдән көнчыгышка – циклонның Төньяк Боз океаныннан суык һава агымнарын тартып китерүенә бәйле бу”, – дип аңлатып үткән ул.

Метеоролог шулай ук һава агымнарының хәтта Көнчыгыш Себер диңгезеннән үтеп керүен билгеләп үткән. Ә көнбатыштан антициклон Шпицбергеннан суык һава китереп тора.. Һава температурасының нормадан 8-10 градуска түбәнрәк булуы шуңа бәйле, дип сөйләп үткән Вильфанд.

Аның әйтүенчә, Россиянең Европа өлеше бик суык һаваны үзенә “суырып” китергән “бүрәнкә”гә әйләнеп калган. Вильфанд мәгълүматларына караганда, әлеге күренеш 2 майдан дәвам итә, һәм ул – бик сирәк очрый торган күренеш.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142070/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле