Элвин Грей ничек йолдыз булып киткән?

Аның танылу тарихы турында алып баручы, шоумен Айваз Садыйров сөйли.

Үзенең телеграм-каналында Айваз Садыйров үзенчәлекле пост урнаштырган.

«Мин сезгә хәзер бер тарих сөйлим. Аның аша сез «Барс-медиа» продюсерлык үзәгенең легендар шәхесе, «серый кардиналы» Артемьев Радик Ивановичның никадәр оста дипломат икәнлеген күрерсез.

Мин «Татар радиосы»нда баш мөхәррир булып эшләгән вакыт. Ул чакта Радик Артемьев «Барс-медиа»ның генеральный продюсеры иде. Радио мөхәррире белән генеральный продюсер арасында эфирда яңгыраячак түләүле ротацияләр буенча сөйләшүләр була. Генеральный продюсер ротацияләрне сата, радиода әйләндерә. Безнең продюсерлык үзәге белән сөйләшеп куйган кагыйдә нигезендә, бер артистның бер җырын без көнгә 3 тапкыр гына әйләндерә алабыз. Әгәр артыграк булса, халыкка ошап бетмәскә мөмкин, дигән ният белән эшләнгән радио таләбе бу.

Берзаман миңа Радик Иванович шалтырата:
– Бер җырчы элемтәгә чыкты. Аның бик тә Татарстан шоу-бизнес дөньясына үтәсе килә. Исеме – Элвин Грей. Әйдә, аның җырын көнгә 7 тапкыр куйыйк әле, – диде ул. Сүз уңаеннан, Элвин Грейның популярлыгы нәкъ шушы тарихтан соң башланды, дисәк тә була.

Мин, әлбәттә, мондый «наглостьны» көтмәгән идем. Нинди 7?! Бездә 3тән дә артыкны куярга ярамаганны беләсез бит, чама хисе булмаса, азрак оят хисе булсын, мин әйтәм. Шунда Радик Иванович тыныч итеп:

– Юк, бу — уникаль очрак, яңа формат, яңа жанр, аның җырлары популяр булачак, мин моны сизәм, әйдә куйыйк! – диде.

Мин баш тарттым, тик Радик Иванович үзенең тыныч манерасы белән:

– Әйдә, кырт кисмә, алайса күпмене бирә аласың соң? – Нууу, сезнең шәхескә хөрмәт йөзеннән максимум 4не бирә алам. – 4 азрак, давай 6ны бир!

– 3 ротациядән 2 тапкырга күбрәк бит ул! Моны бик сорасагыз да эшли алмыйм!

Шулай бу сөйләшү берничә көн дәвам итте. Ахыр чиктә без 5 дип килештек. «Татар радиосы»нда гомергә дә ротациядә җыр 5 тапкыр яңгыраган очрак юк иде!

Чыннан да, бу 5 тапкыр җырны әйләндерү үз эффектын бирде. Элвин Грей Татарстанда таныла башлады. Күпмедер еллар үткәннән соң, Радик Иванович белән дусларча гына бу сөйләшүгә кире әйләнеп кайттык. Ул:

– Дөресен әйткәндә, минем башта ук синнән 5 ротация сорыйсы килгән иде, ләкин, характерыңны белеп, мин 7не сорадым. Сатулашып, 5кә төшерттем, – диде.

Менә сезгә бер – лайфхак. Үзеңә кирәкле шартларны куясың, сорыйсың килә икән, арттырып сора, хәтта ул саннар гаҗәп булып тоелса да! Ахырдан, сатулашып, син үзеңә кирәклесен алачаксың», — дип яза Айваз Садыйров.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-05-14/elvin-grey-nichek-yoldyz-bulyp-kitk-n-3764280

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле