Уртача хезмәт хакы ничә меңгә арткан?

Татарстанда уртача хезмәт хакы узган елдагы белән чагыштырганда 16 мең сумга арткан. Казанда эш урыннарына кешеләр җитми, шул сәбәпле компанияләр яңа хезмәткәрләргә күбрәк акча тәкъдим итәргә әзер.

Быел апрель аенда буш эш урыннары буенча тәкъдим ителгән хезмәт хаклары узган елның язындагыга караганда шактый ук арткан. Әйтик, авыл хуҗалыгы өлкәсендә – 29 мең сумга (88 мең сумга җиткән), производствода – 28,9 мең сумга (79 мең сум), логистика өлкәсендә –  26 мең сумга (80 мең сум). Шулай ук чимал чыгару, автомобиль бизнесы, төзелеш өлкәләрендә дә эш хаклары үскән.

Татарстан хезмәт хакы арту буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында тора. Гомумән алганда, округ төбәкләренең күпчелеге бу җәһәттән Россиядәге уртача күрсәткеч буенча арта калып килә.  hh.ru мәгълүматларына караганда, илдә эш бирүчеләрнең вакансияләр буенча тәкъдим иткән эш хакы, уртача 14,7 мең сумга артып, 64,7 мең сумга кадәр җиткән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142232/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле