«Дусларымны күрергә бардым»

Ринат Рәхмәтуллин колония-поселениедә үзе белән утырган дусларының хәлен белергә барган.

Инде чыкканына 1 айга якын вакыт узса да, аларның хәлләрен белешергә җитешә алмыйча йөргән. Шуңа нык кына эче пошкан. Бу хакта җырчы «Интертат»ка үзе сөйләгән.

«Үзем белән бергә утырган дусларым янына барып килү ниятем күптәннән бар иде. Вакыт кына җитеп бетмәде. Үзегез күреп торасыз, кайтканнан бирле бертуктамый эшлим: чыгышлар, концертлар, банкетлар, дискотекалар. Кичә бердәнбер буш көнем булудан файдаланып, дусларымны күрергә барып килдем.

Төп үзем белән бер камерада утырган үзбәк егете Фирдәвес янына дип бардым. Аның да язмышы бик аянычлы. Шулай ук юл һәлакәтендә гаепле булып, 5 елга утыртканнар. Киләсе елның май аенда иреккә чыгачак, Аллаһы боерса. Без аның белән 6 ай бер савыттан диярлек ашап, сөйләшеп, бик якынайдык. Ул мине шулхәтле ихтирам итте, зурлады. Анда утырган вакытта аягым авыртып, кыенлыклар килеп чыккан иде. Йөри алмаган вакытларымда чәйләргә кадәр ясап бирде, аякларыма массажлар ясады. Шулхәтле рәхмәтле мин аңа. «Ринат абыйҗан, мин бик бәхетле юлымда синең кебек кеше очратканыма», – дип әйтә иде.

Колония хезмәткәрләре дә бик җылы каршы алдылар. Алар миңа утырган вакытта да бик хөрмәт белән караганнар иде. КПП җитәкчесе белән дә күрешеп сөйләштек. Хәлләрне, концертларны сораштырды.

Егетләргә күчтәнәчләр, азык-төлек алып бардым. Аннан кайткач, ничектер тынычланып калдым. Бик җылы күрешү булды. Мин әйтмим анда кире кайтасым килә дип (көлә). Утырганда бер дә җиңел булмады. Ләкин кунакка гына барып кайту рәхәт, әлбәттә. Бөтенләй башка тойгылар.

Шуны әйтәсем килә: мин үземнең дусларымны беркайчан да онытмыйм һәм кайчан да булса үземә терәк булганнарга һәрвакыт ярдәм итәчәкмен.

Әле бер дустымны, күпмедер вакыт бергә утыргач, КП-18гә күчергәннәр иде. Аның да янына барып, хәлләрен белеп кайтырга җыенам», – дип сөйләде Ринат Рахматуллин.

чыганак: https://intertat.tatar/news/rinat-raxmatullin-koloniyadage-duslary-yanyna-bargan-utyrganda-ber-da-inel-bulmady-5866153

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле