Рөстәм Нәбиев язылучыларын елата

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев  туган көнендә әти-әнисенә багышлап «Пусть меня родители услышат» дигән җыр яздырган. Җырның клибын ике көн эчендә 365 мең кеше кара та өлгергән. 

Клипта Рөстәм әти-әнисе каберенә чәчәкләр сала. Әлеге видеоны күз яшьләрсез генә карау мөмкин түгел. «Үземнең туган көнемне миңа гомер бүләк иткән әти-әниемә рәхмәт белдерүдән башлыйсым килә. Бүген минем янымда алар юк һәм шуңа күрә мин югалту, чиксез мәхәббәтем турында аларга җыр-юллама яздырдым. Алар мине ишеткәндер дип ышанам», – дигән ул видео янында.

Армиядә хезмәт иткән вакытта казарма ишелеп аяксыз калган Рөстәмнең үзенең генә түгел, әти-әниләренең дә тормышы гел сынаулардан тора. Кеше сүзенә ышанып, әтисе әнисенең гомерен кыйганнан соң, төрмәдә утыра. Бу вакытта Рөстәмне әтисенең бертуган апасы тәрбияләп үстерә. Ике ел элек аның әтисе дә инфракт кичереп, бакыйлыкка күчте.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142261/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле