«Әти үлгәч, туганым барлыгын белдем…»

«Бәләкәй чакта әти белән әнине үземә сеңел сорап йөдәтә идем».

«Мин гаиләдә бер генә бала булдым. Әти-әнидән кечкенә сеңел сорап аптырата идем. Әмма туганнарым булмады. Әти белән әни еш талаша иде, миннән яшерергә тырышсалар да, ишетә идем. Әтием илле ике яшендә йөрәктән үлеп китте. Бик авыр булды. Әни белән икәү генә калдык.

Көтмәгәндә сеңлем барлыгын белеп калдым. Әтием бер хатын белән йөргән икән. Сеңлем туган. Әнием барысын да белгән, шуңа әти белән талашканнар. Сеңлем миннән ике яшькә генә кече. Туганым булды, аралашып яшәрбез, дип куандым. Тик килеп чыкмады, аның әнисе дә, минем әни дә моңа каршы. Сеңлем белән бер мәртәбә телефоннан гына сөйләшеп өлгердек.

Әнием: «Уйнаштан туган бала сиңа туган түгел, аралашмыйсың!» — диде. Сеңлем дә, башка сөйләшмик, әнием бик нык тиргәде, диде. Ник алар безне аңламый икән? Туганың булу — бәхет бит ул! Миңа 25 яшь, ә бер якын тугыным да юк…»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-17/ti-lg-ch-tuganym-barlygyn-beldem-3771308


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле