«Бәби тапкач, тормыш тамырдан үзгәрә»

Алия Карачурина социаль челтәрләрдә дусларының сорауларына җавап биргән.

Ул анда кесарево кисүе ясаганнан соң беренче вакытларда бик авыр йөрүен белдерә.  Ике атна әнисе алар белән яшәгән, ул ярдәм иткән. «Хәзер дә ярдәмнән баш тартмас идем. Кырыеңда ярдәм һәм терәк булуы шундый рәхәт, чөнки бәби тапкач, тормыш тамырдан үзгәрә», — ди ул.

 Ул ничек тә үзенә дә вакыт табарга тырыша. «Алим йоклаганда өй эшләрен эшлим, үземне карыйм. Каядыр барырга кирәк булса, Ришат яки Айгөл (Ришатның сеңлесе) ярдәмгә килә»,  — дигән.  

Ришат белән еш ачуланышасызмы? — дип сораучыга исә,  «өйләнешкәнче ешрак ачуланыша идек, хәтта төрле юк-барга да. Хәзер бөтенләй ачуланышмыйбыз диярлек. Бик тиз дуслашабыз, ул яки мин киләм дә, кочаклашабыз»,  — дигән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-05-17/b-bi-tapkach-tormysh-tamyrdan-zg-r-3770505

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле