«64 яшьтә мәхәббәт эзләп чыгып киттем…»

«Хатын-кызга акыл кайчан керә икән ул?..»

«Картлык көнендә хатыннары җилкәсендә утыручы ирләр турында ишеткәнем бар иде. Ләкин 60ка җиткәч, үзем дә шул хәлдә калырмын дип башыма да китермәдем…

Танышырга теләп, былтыр бер гәзиткә белдерү бирдем. Хатлар, шалтыратулар күп булды, бүтән төбәкләрдән дә мөрәҗәгать иттеләр. Ростов өлкәсендә яшәүче бер ир белән таныштым. Фәрит дип атыйк инде аны. Шалтыратыша башладык. Ул үзенә чакырырга тотынды. Янәсе, якыннанрак танышырбыз. Авылда яшәгәнгә, хуҗалыгы булганга, үзе минем янга килә алмый икән. «Тавыклар, үрдәкләр, куяннар, ике эт, мәчеләр – аларны калдырырга кешем юк», диде.

Мин 64 яшьтә, мәдәният өлкәсендә эшлим. Бер атналык ял алдым да аның янына танышырга киттем. Фәрит мине искерәк кенә машинасында каршы алды. Юлга чыгар алдыннан: “Бе­рәр нәр­сә алып барырга кирәк­миме?” – дип шалтыратып сорадым. “Барысы да бар”, – диде. Чынлыкта исә өендә бер телем ипи дә табылмады. Ярый үзем белән күчтәнәчләр алып килгән идем – шулар белән чәй эчтек.

Таныштык, аралаштык. Миңа инде кайтып китәр вакыт җиткәч, бу болай ди: “Машина сатып ал да миңа ышаныч кәгазен ясат”. Башта шаярта дип торам. Ә Фәрит һаман туктамый. “Инде бер дә булмаса, карбюраторны ремонтларга ике мең сум акча бир”, – ди. Мин юмартлыгым бе­лән бу акчаны биреп калдырдым…

“Дустым” ике айдан янә шалтырата. Аның сүзләренә караганда, авылда насосы ватылган, шуңа ул хәзер сусыз ничек яшәячәген күз алдына да китерә алмый. Насос 9 мең сум тора, моның пенсиясе 9 меңгә дә тулмый, әле анысының да яртысы терлекне ашатырга китеп бара. “Авылда сусыз торып булмый инде”, – дип уйладым да моңа ул сораган 9 мең сум акчаны җибәрдем. Ике көннән шалтыратып, хәлләрен беле­шергә теләдем. “Насос ал­дыңмы?” – дим. Бу миңа: “Мин туган кө­немне бәйрәм итәм, иртәгә шалтыратырмын”, – дип трубканы куйды. Минем акчага туган көн үткәреп ята икән!

Кешенең минем җилкәгә утырганын шунда ук аңлап алырга иде дә бит, кая инде миңа! Икенче көнне шалтыратып гафу үтенде дә, мин эреп киттем. Әле, өстәвенә, от­пус­камны аның янында үт­кә­рергә чакырды. Киттем. Фәрит, беренче тапкырдагы кебек үк, өйдә барысы да бар, диде. Ләкин мин, теге очракны искә төшереп, сумга ашарга төяп алып бардым. Юкка булмаган: өендә тагын берни юк иде. Ә мин кәнфит, чәй, кофе алып килдем – ул сораган барлык нәрсәне дә инде. Шунда ул миңа: “Син киткәч, мин нәрсә ашармын инде?” – диде.

Отпуск вакытында 23 мең сумны бетердем. Миңа өйгә 9 үрдәк һәм 60 йомырка биреп җибәрде. Бер ай бергә яшәгән вакытта бер тапкыр да миңа исем белән эндәшмәде. Мо­ның урынына гел мыгырдавын гына ишетеп тордым: “Минем хатын болай эшләми иде, син хуҗабикә түгелсең икән! Минем хатын күлмәкләрне һәр көнне юа иде…” Мин бит аның хатыны түгел! Ник әле мин аның моңа кадәр өч ел буе юылмаган күлмәкләрен юып ятарга тиеш? Мин ял итәргә түгел, эшләргә килдеммени? Эш­ләр өчен минем өем бар, анда миңа әле хезмәт хакы да түлиләр, хөрмәт тә итәләр.

Кыскасы, әлеге бер ай миңа сөрген сыман тоелды. Өйгә кайтып, күпмедер вакыт узгач, Фәрит тагын шалтырата. Билгеле, йомыш белән. Терлекне ашатырга акча юк, акча сорый. Җибәрдем. Бер атнадан янә шалтырата: “Пычкым ватылды, яңасына акча бир”. Мин җавап бирмәдем. Бер айдан янә шалтырата: “Газ үткәрәләр, 100 мең сум кирәк”. Мин тагын игътибар итмәдем. Ике айдан бу тагын шалтырата: янәсе, мин усал хатын, аңа акча бирмәдем. Аннары тагын шалтыратып, сагынуын әйтте, кунакка чакырды…

Мин, ышанып, киттем, Ун көн эчендә 13 мең сумны калдырып кайттым. Кайткач: “Җүләрме әллә син?” – дип, үземне битәрлим. Билгеле, җүләр. Фәрит минем фатирга күчеп килергә дә теләк белдерде әле – ризалашмадым. Фатир балаларга васыять ителгән, аларга калачак. Ә мин картлык көнемдә акыллырак булырга тырышырмын».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-15/64-yasht-m-h-bb-t-ezl-p-chygyp-kittem-3766556

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле