“Ашардай буласың…”

Ришат Төхвәтуллин – шәп җырчы. Ә нинди әти икән?

«Аңа улы туу турындагы хәбәрне миннән алда әйтергә өлгерделәр. Операция төгәлләнү белән, мин аңа ватсапта яздым. Ул смсны уку белән, шалтыраттым. Без бер-беребезгә экран аша карап, сүзсез генә еладык», – дип язган иде Алия.

Күңел нечкәрә торган мәлләр шул…

Ришат социаль челтәргә куйган видеосында улын аякларына кадәр үбеп, үзенең яратуын белдерә.

«Көне буе күрмәсәң, ашардай буласың», – дип яза ул. Әтиләрнең күбесе кебек, хисле икән.

Һәрбер бала пар канатлы – әти-әниле булып үссен иде. Әнкәйләр әйтмешли, кем тапкан, шул карасын.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-19/asharday-bulasy-3773262

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле