Марат Яруллинның хәле ничек?

Уфадагы концертында бер кеше сәхнәгә менеп Марат Яруллинның башына шешә белән тондырган иде.

Бу видеоны күрүчеләрнең котлары очкан. Марат үзе бу хәлне болай аңлаткан.

«Кичә нервыларыгызны бераз кытыклап алдым инде, гафу итегез. Кичә бит безнең Уфада «Яшьлек турында» программабызның соңгы концерты узды. Соңгы концерт булгач, ул артистлар арасында «яшел концерт» дип атала. «Яшел концерт» ул кайчан артистлар, музыкантлар, биючеләр сценарийдан тыш китеп, тамашачыларга сюрприз ясый.

Кичә дә алар бик күп булды, күбесен белмәдем дә, беренче тапкыр күрдем, ишеттем. Ләкин иң «мощные» миннән булды. Бүген инде бөтен интернет челтәре Марат Яруллинны башына бутылка белән сугып, башын ярганнар дип, Марат Яруллин больницага эләккән, дигән хәбәрләр белән тулган иде. Дуслар, ул барысы да уйлаган эш иде. Ул идея минеке. Егетләр, профессиональ актерлар, сәхнәгә чыгып бик әйбәт кенә уйнадылар. Бутылка бутафорский иде, чын түгел. Шуңа башка суккан очракта бернәрсә дә булмады, авыртмады. Барысы да әйбәт. Бик күп шалтыратулар булды, бик күп хатлар яздылар, Марат, барысы да әйбәтме дип. Зур рәхмәт үзегезгә. Безнең турыбыз тәмам. Бик зур рәхмәтләр җиткерәсем килә минем тамашачыларыма. Бик яратам үзегезне!» — дип сөйләгән Марат үзенең сторисларында.

Шулай кеше куркыталармы соң инде, Марат?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-05-20/marat-yarullinny-h-le-nichek-3773982

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле