«Балагыз барыбер үләчәк», дигән караш булмасын иде…

Уфадан 7 яшьлек Виканың үлеменә 40 көн.

17 майда Уфадан 7 яшьлек бик батыр кызның үлеменә 40 көн тулды. Узган елның җәеннән Вика Пыталева баш мие рагы белән нык көрәште, ләкин 9 апрельдә авыру җиңде һәм ул реанимациядә вафат булды.

Аның әнисе табиблар мөмкин булганның барысын да эшләмәде һәм кирәкле мәгълүматны аңа җиткермәде, дип исәпли. Күптән түгел Наталья Пыталева Башкортстан буенча Тикшерү комитетына һәм ведомство җитәкчесе Александр Бастрыкинның кабул итү бүлмәсенә гариза язган. «КП-Уфа» белән сөйләшкәндә хатын-кыз үзенең иң мөһим теләге — авыру балаларга мөнәсәбәт үзгәрүе, дип белдергән. Наталья табиблар аңа барлык мөһим мәгълүматны җиткермәгәннәр ди.

Ул аңлатканча, аның Тикшерү комитетына белдерүенең мәгънәсе республикада онкология белән авыручы балаларга мөнәсәбәт үзгәрүендә тора.

— Табибларның андый балалар белән башкача аралашуын телим. Ата-аналарга, әниләргә карата башка мөнәсәбәт булсын иде. «Балагыз барыбер үләчәк» дигән караш булмасын иде. Әгәр дә сез мондый диагноз куйсагыз һәм баланың тиздән китәчәген белсәгез, аңа башкача карагыз. Аның гомерен озайту, тотрыклыландыру юлларын эзләгез, баланың гомере ахырына кадәр нормаль булсын. Ниндидер секцияләргә йөри алсын өчен, сәламәтлеге буенча, әлбәттә, мәктәпкә, мәсәлән. Виканың мәктәпкә бара алмавы бик кызганыч, — дип уфтана Наталья.

Наталья Пыталева Фонд һәм Уфа хосписы хезмәткәрләренә, Уфадагы 17нче балалар хастаханәсенең реанимация табибларына һәм шәфкать туташларына, Вика спорт секциясенә йөргән балаларның әти-әниләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә. Кемдер аны дәвалау өчен акча җыярга ярдәм иткән, ә кемдер авырган балага карата ярдәмчел һәм игелекле, кешелекле мөнәсәбәт күрсәткән.

— Барысына да рәхмәт, мин боларның барысын да берүзем генә күтәрә алмас идем, — дигән Викториянең әнисе.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-05-18/balagyz-baryber-l-ch-k-dig-n-karash-bulmasyn-ide-3772938

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле