Марат Шәйбәков дәваханәгә эләккән

«Мондый авырту булганы юк иде»

«Менә, дуслар, дәваханәгә килеп эләккәнне сизми дә калдым. Ашказаны асты бизе белән. Мондый авырту үз гомеремдә булганы юк иде. Түзәрлек түгел, гомумән.

Сакланырга кирәк. Сәламәтлек булса, барысы да әйбәт була, дуслар. Үзегезне саклагыз», – дип язган Башкортстанның атказанган артисты социаль челтәрдә.

Чирләп китсәң, тормыш 180 градуска борыла да куя шул, сәламәтлекнең нинди зур байлык икәнен аңлыйсың. Үтә торган чир генә булсын, Марат, без сине сау-сәламәт булып, сәхнәләрне яңгыратып җырлавыңны көтеп калабыз.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2024-05-19/mondyy-avyrtu-bulgany-yuk-ide-3773168


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле