Кайчан киләсең, җәй?

Көннәр җылытты, тик озаккамы? Җәй кайчан килер һәм нинди булыр? Белгечтән шул хакта сораштык.

Узган ялларда бакчачылар көрәк-тырмаларын күтәреп, кишәрлекләренә чыкты. Май бәйрәмнәрендә суык дип кайберәүләр бу эшне бераз кичектергән иде. Түтәлләр әзер, яшелчәләр утыртылган. Хәзер инде, кырау гына төшмәсен, дип телисе калды.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев, кыраулар төшмәс, дип сөендерә. Тик табигатьнең кырыкка төрләнергә яратуын барыбыз да яхшы белә. Белгеч әйтүенчә, һава торышы әлегә тотрыклы түгел. Бер-ике көн шулай кояшлы торса, һава торышы тагын бераз үзгәреп алачак. Кыска вакытлы яңгырлар явып үтүе ихтимал. Температура төнлә 4 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Әмма кырау көтелми. Киләсе җомгадан исә температура янә күтәрелеп, 24 градуска җитәчәк. Бу урында ул бераз борчылыбрак: «Без май аеның климатик нормасын арттыра алмыйбыз. Хәзерге вакытта климат буенча тәүлекнең уртача температурасы 14 градус булырга тиеш. Әмма ул түбәнрәк. Ә явым-төшем буенча айлык план үтәлгән. Ул – 36 миллиметр», – ди белгеч. Моңа кадәрге кыраулар җиләк-җимеш чәчәкләренең төсен үзгәртергә мөмкин. Соңгы ике елда ул нәкъ менә куаклар чәчәк аткан чорда төшә. Шулай итеп, синоптикның үз бакчасында да чия уңыш бирмәгән. Быел әле бакчасына барырга өлгермәгән.

Җәйне исә ул 26–27 майда килер дип фаразлый. Узган елдан ун көнгә соңрак дигән сүз бу.

– Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, июнь аенда кояшы да, яңгыры да – барысы да үз урынында булачак. Июльдә эссе һәм коры һава торышы көтелә, – ди Юрий Переведенцев.

Актаныш районында яшәүче 67 яшьлек балыкчы Венера Гомәрова моңа кадәр елга буена төшми торган. Суыкта балык кайгысымыни? Көннәр җылыткач, хәзер кулга кармак алсаң да була. Көймәгә утырып тотарга ярата икән ул балыкны.

– Безнең хәлләр авылча инде. Кояшлы көннәрне көтеп алдык. Узган атнада бәрәңге утырттык. Кишер, чөгендер, суган тишелеп чыкты инде. Аны иртәрәк утырткан идек. Суыклар куакларга әллә ни зыян китермәде. Алмагачлар – шау чәчәктә. Бал кортлар оча башлады. Тик менә бакча җиләгенең (виктория) чәчәкләре генә каралып тора. Уңышы шикләндерә. Ә менә алма, карлыган, чия әйбәт булыр дип уйлыйм, – ди пенсионер укытучы.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142794/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле