Ләйлә Дәүләтова аерылган…

2 ел элек шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова үзенең сөйгән ярын очратып, аның белән никах укытуы хакында сөйләгән иде. Кызганыч, аның икенче гаилә тормышы да барып чыкмаган. Әлеге серен шагыйрәгә Илсөя Бәдретдинованың Казан концертында, очраклы рәвештә генә чишәргә туры килгән.

Ләйлә Дәүләтова җырчыга кызы җибәргән кечкенә намазлык алып килгән.

«Күп кеше дингә авырлыктан, кайгы-хәсрәттән килә. Ә Илсөягә дингә бәхеттән килергә насыйп булсын.

Шушы кечкенә генә бүләкне Гөлмәрьям җибәрде. «Илсөя апага бүләгемне тапшыр әле», – диде. «Илсөя апага нык әйбәт кешегә кияүгә чыгып, шундый матур кыз бала табып, шул кыз балага менә шушы намазлыкта намаз укырга язсын», – диде. Аның әйткән теләкләре һәрвакыт кабул була. Димәк, барыбыз да теләп торабыз – Илсөя үзеннән дә көчлерәк, үзеннән дә шәбрәк егеткә кияүгә чыгып, сөеп туймаслык кыз бала тапсын. Залда утырган һәр кешенең үзеннән соң үзе өчен намаз укырлык кешесе калсын», – дип тапшырган ул сәхнәдә Илсөягә кызының бүләген.

Илсөя Бәдретдинова, үз чиратында, моннан күп еллар элек Ләйлә Дәүләтова янына интервьюга килгәч, аның белән кочаклашып елап утырган вакытларын искә ала һәм, үзе «әйтмә» дип баш селкеп торган килеш, Дәүләтованы кияүгә чыгуы белән тәбрик итә. «Мин беренче әйттем бит, әйеме? Журналистлар белми бит?» – дип сорый ул аннан.

«Илсөя, җаныкаем, чын йөрәктән рәхмәт, яме. Ләкин син чүт кенә соңга калдың. Без инде аерылдык», – дип җавап кайтара Ләйлә Дәүләтова бу котлауга.

«Гомер оригинальный булды инде, чистый», – ди аңа, шактый уңайсыз хәлдә калган Илсөя.

«Кыскасы, барып кайттым, анда барасы юк әле пока. Нык әйбәте очрагач кына барырсың, яме», – дип киңәш иткән Ләйлә сәхнә дустына.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142825/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле