Танылган журналист вафат булган

Казанның танылган журналисты Лидия Кирьянова вафат булган, аны Лика Исаева псевдонимы белән беләләр иде. Аңа 53 яшь булган.

Үлем сәбәбе хәбәр ителми. Хушлашу көне һәм урыны турында мәгълүмат соңрак билгеле булачак.

Кирьянова ТИСБИны тәмамлый. Журналистикага килгәнче Татарстан Эчке эшләр министрлыгында 2004 елга кадәр хезмәт итә. Соңрак Казанда танылган журналист була.

Соңгы вакытта Кирьянова «Республика Татарстан» һәм «Казанский ведомости» газеталарында эшли. Моңа кадәр «Комсомольская правда» редакциясендә эшләгән.

Чыганак: https://www.business-gazeta.ru/news/633679

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле