64 яшьлек ир-ат үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән

Кичә Башкортстанның, Аскын районында махсусс хәрби операциядә катнашыр өчен  хәрби әзерлек үтәргә дип 64 яшьлек ир-атны озатканнар. Район хакимиятендә хәбәр итүләренчә,  Билгеш авылында яшәүче ир алгы сызыкка үз теләге белән китәргә уйлаган.

“64 яшьлек ефрейтор, ир-егетләребезгә ярдәм итәр өчен, бу уйланылган карарны кабул итте”, – диләр муниципалитетта.

Әйткәндәй, шушы ялларда гына янә мобилизациянең яңа дулкыны турында имеш-мимешләр таралды. Владимир Путин исә: “Контрактчылар агымы кимеми, хәрбиләрне гаскәрләргә җәлеп итү планы арттырып үтәлгән, шуңа күрә яңа мобилизация ихтыяҗы юк, дип белдерде Дәүләт Башлыгы.

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/k-n-z-k/2024-05-28/64-yashend-svoga-kitk-n-3788064

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле