Синоптиклар 80 ел эчендәге иң эссе җәй көтелүен хәбәр иткән

Синоптиклар эссе җәй вәгъдә итә.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренә караганда, июньдә республикада көндез уртача температура 25 градустан югарырак булыр дип көтелә.

Быел Мәскәүдә җәйнең беренче көне соңгы 80 ел эчендә иң эссесе булыр дип фаразлыйлар. Һава температурасы 30 градуска җитәргә мөмкин. Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, Мәскәү белән Татарстандагы һава торышы, гадәттә, тәңгәл була.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143304/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле