«Үлгән туганнарны мунчага дәштем»

«Әни кызыксынып, мунчага кереп карарга булды».

«Бездә — мариларда шундый гореф-гадәт бар, «Искә алу көне» алдыннан мунча ягып керергә кирәк. Ә аннан соң төнгә мунчага үлгән туган-тумачаларны юынырга чакыралар. Төнгә алар өчен себерке, табак белән су, сабын белән мунчала калдыралар. Шуннан соң ул көнне мунчага кире ишек ачып керергә ярамый.

Күршедә яшь гаилә яши иде. Алар яшь булгач, гореф-гадәтләргә исе китми иде. Ышанмыйлар иде мондый нәрсәләргә. Боларга менә шул көнне (Илья көне дип йөртәбез) бабайлары кайта. Мунча яга. Бөтенесе дә юынып чыгалар. Аннан соң бабайлары әйтә: «Хәзер мунчага башка керергә ярамый бүген, ишеген ачарга уйлап та карамагыз. Мин үлгән туганнарны чакырдым, бу изге көн алдыннан юынсыннар», — ди. Ә кияве көлеп, юк-бар белән мавыгып йөрмәскә куша.

Һәм менә төн уртасында боларның кызларының бәдрәфкә чыгасы килә. Ул әнисен уятып, алар бергә чыгалар (бәдрәфләре урамда). Хәзер кызы сөйләгәнен язам: мунча яныннан үтеп барабыз шулай, ә анда тавышлар ишетелә. Көлешәләр, чабынган тавышлары ишетелә. Ә әни кызыксынып кереп карарга булды. Мин ярамый, кермә, бабай кермәскә кушты бит, дим. Ә ул миннән кулын тартып алып кереп китте. Минут та үтмәде әнинең бик каты кычкырганы ишетелде. Мин ишекне ачмакчы булам, ләкин анда кемдер эчтән ачарга бирми. Ярдәм сорарга тизрәк өйгә йөгердем. Бабай белән әти йөгерделәр мунчага. Ишеген ачтылар, ә анда әни идәндә ята. Күзләре, авызлары шар ачык. Йөрәк тибешен тикшерделәр. Пульс юк. Врачлар шок хәлендә үлгән, диделәр, дип сүзен тәмамлады ул».

Төрле халыкның үз гореф-гадәте бар. Чыннан да, һәркайсына хөрмәт белән карарга кирәк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-05-29/lg-n-tugannarny-munchaga-d-shtem-3790664

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле