«Очрашып йөргән егетемнең хатыныннан гафу сорар идем…»

«Хәзер үзем аның хәлендә калдым. Иремнән китә дә алмыйм…»

«Минем бер соравым бар иде. Кешенең үзен күрмичә аннан ничек гафу үтенергә икән?

Яшь чак. Кибеттә эшлим. Бер егет ашамлыклар алырга керде. Егет чибәр, күзләре уйный. Миңа да ошады бу егет. Кыскасы, таныштык, очраша башладык. Дискотека, ресторан, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Елдан артык шулай йөрдек.

Шулай итеп бер көн миңа бер номер шалтырата. Алдым. Хатын-кыз тавышы, исәнләште тыныч кына, бу минем йөргән егетнең сеңлесе булып чыкты. Ул миңа егетемнең өйдә йөкле хатыны һәм баласы барлыгын әйтте.

Мин җир астына кереп китәрдәй булдым.
Әлбәттә, егет белән ташлаштым. Куып җибәрдем, күпме ялынса да, кабат кабул итмәдем. Сеңлесенә бу турыда белмәвемне аңлаттым, гафулар сорадым.

Хәзер үзем кияүдә, ике кызым бар. Ирем яхшы урында эшли, фатирыбыз да, машинабыз да бар. Ләкин иремнең сыйныфташы белән хыянәт иткәнен белдем. Бер дә шундый хәлдә калырмын, дип уйламаган идем. Күпме генә гафу сораса да иремне кичерә алмыйм. Ләкин балаларны ятим итәсем дә килми, әлегә бергә яшибез.

Миңа теге йөкле хатынның рәнҗеше төшкәндер дигән уй иң беренче булып килде. Ничек шушы хатыннан гафу сорарга икән? Мин аның исемен дә, кайда яшәгәнен дә белмим. Үзем дә белмичә шул кадәр тирән яралар салганмын аңа. Тезләнеп гафу сорар идем…»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-30/ochrashyp-y-rg-n-egetemne-hatynynnan-gafu-sorar-idem-3791347

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле