Пенсиягез күпме булачак?

Моны үзегез дә ачыклый аласыз.

Пенсия яшенә якыная барган саен шушы сорау ныграк кызыксындыра. Хаклы ялга чыккан хәлдә сезнең күпме акча алачагыгызны исәпләү авыр түгел. Әлеге тармакта эшләүчеләр аны түбәндәгәчеә санарга өйрәтә.

2024 елда пенсиягә чыгар өчен минимум 15 ел стаж, 28,5 балл кирәк. Пенсия билгеләгәндә төгәл түләү 8134 сум булачак. Шуңа эшләгән өчен балл кушыла. 1 балл — 133 сум. Шулай итеп стажыгыз җиткән очракта 30 балл була һәм пенсия 12126 сум тирәсе чыга. 60 балл — 16134, 90 балл — 20134. һәм арытаба шулай исәпләнә. Стаж яки балл җитмәгәндә ир-атлар — 70, хатын-кызлар 65 яшьтә социаль пенсиягә чыга.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/2024-05-30/pensiyagez-k-pme-bulachak-3791204

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле