Индира һәм Рөстәм Нәбиевләр гаиләсе Андрей Малаховның «Песни от всей души» тапшыруында катнашкан.

Рөстәм язуынча,  тапшыруда алар  вокаль осталыкларын да күрсәткән.

«Элек безнең Нәбиевләр гаиләсе федераль телеканалларда интервьюлар бирә иде, ә хәзер җырлый.

Бүген Андрей Малахов тапшыруында катнаштык. Бик күңелгә үтәрлек тапшыру булды. Барысы да елады…

Мин кайчан да булса бу тапшыруда катнашачагымны белә идем. Вакыт кына кирәк булды. Һәм без монда! Эфир берничә атнадан чыгачак, алдан хәбәр итәрбез», – дип язган Рөстәм үзе бу хакта.

Экранда әтиләре турындагы сюжетны караганда, Нәбиевларның кызлары Әминә һәм Софиянең күңеле тулган. Елап утыручы Әминәне, хәтта, студиягә Андрей Малахов үзе кулларында күтәреп алып чыккан. «Әминәгә нык повезло»,  — дип шаярта алар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-06-01/barysy-da-elady-3794266

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле