Эсседә ничек тукланырга?

Эсседә майлы һәм авыр эшкәртелә торган ризыклар ашамаска, су күп эчәргә. Росздравнадзорның пациентлар хокукларын яклау буенча иҗтимагый оешмалар советы әгъзасы Сергей Гуреев сәламәтлеккә ничек игътибар бирергә кирәклеге турында сөйләгән.

Сергей Гуреев эсседә кыздырылган ризык, итләрдән, соус һәм майлы сырлардан баш тартырга киңәш итә. Белгеч әйтүенчә, тәмләткечләр, борычлы ризыкларны чамадан тыш куллану сусауның артуына китерәчәк. Карбыз, кавын, кыяр, помидор, яшел салат, цитруслы җиләк-җимешләр һәм яшелчәләргә өстенлек бирергә кирәк. Алар составында су бар, шуңа күрә организмга дым бирәчәк. Тик җиләк-җимешләрдә шикәр барлыгын истә тотып, аларны кирәгеннән артык кулланырга кирәкми. Шпинат, укроп, петрушка, базилик һәм башка тәмләткечләрне күбрәк ашарга тырышыгыз. Алардан организм витаминнар, минераллар һәм клетчатка алачак. Иң мөһиме –күп итеп су эчү. Солы, арпа ярмасыннан ботка ашау да файдалы. Миндаль, фундук, җитен яки чиа орлыкларын ашап куйсаң да яхшы. Шулай ук туңдырма ашау да сусауны басарга ярдәм итәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/143690/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле