Партнерлыкның яңа этабы: Tele2, Т-Банк һәм Т-Мобайл мошенниклыкка каршы хезмәттәшлек турында карар кылдылар һәм ясалма интеллект базасында яңа проект турында килештеләр

-- Лейла

Россиянең Tele2 мобиль элемтә операторы, шулай ук Т-Банк һәм Т-Мобайл хезмәттәшлекнең яңа этабы башлануы турында игълан итттеләр. Тиешле меморандум Петербург халыкара икътисади форумында имзалана. Компанияләр телефон мошенниклыгына каршы торачак һәм финанс, моннан тыш мобиль хезмәтләр куркынычсызлыгы өчен югары технологияле ясалма интеллектны куллана алачак.

Tele2, Т-Банк һәм Т-Мобайл финанс һәм мобиль хезмәтләр иминлеге өчен ясалма интеллект һәм big data алгоритмнары нигезендә инновацион проектларны бергәләп эшләргә һәм шуны кертергә планлаштыралар. Шулай ук экспертлар берләшмәсен үстерү һәм мошенниклыкка каршы торуны көчәйтү өчен тәҗрибә алмашуны да активлаштыру күздә тотыла. Хезмәттәшлекнең яңа этабы кысаларында тәкъдим ителгән хезмәтләрнең югары сыйфатын саклап калу мөһим. Моннан тыш элемтәнең бар кеше дә куллана алырлык итеп арттыру өчен хезмәтләрне мониторинглау һәм идарә итү буенча карарлар кабул итүгә аерым игътибар бирелә.

Әйтергә кирәк: Tele2 һәм Т-Мобайл партнерлыгы 2017 елда башлана. Т-Мобайл Tele2 челтәрләрендә эшли башлый һәм MVNO фабрикасында беренче виртуаль операторларның берсе була. 2019 елда исә Т-Банк һәм Tele2 мобиль операторы, номерларны алыштыру ярдәмендә төрле алдау очракларын билгеләү өчен, антифрод-платформасын сынап карадылар.

Антон Годовиков, Теле2 генераль директоры:

– Меморандум, бер яктан, безнең күптәнге партнерларыбыз белән хезмәттәшлекне көчәйтә, икенче яктан бүгенге көнге кискен проблемаларга игътибар итә. Tele2 операторы MVNO базарында уңышлы һәм күптәннән эшли, һәм безнең әле үсеш потенциалы бар дип ышанам. Т-Банк исә виртуаль операторны эшләтеп җибәрү проектының никадәр уңышлы була алуын исбатлап тора. Без, тендсеттер һәм мобиль элемтә базарында стандарт булмаган карарлар төзүче буларак, Т-Мобайл белән экспертиза алмашуга шат кына булачакбыз. Шул ук вакытта Т-Банк белән безне телефон алдауларына каршы уңышлы хезмәттәшлек тә бәйли. Безнең антифрод платформаны әйдәп баручы банклар, шул исәптән Т-Банк белән берлектә көйләү миллионлаган клиентларны мошенниклардан сакларга мөмкинлек бирде. Явыз ниятле кешеләр яңадан-яңа алдау ысуллары уйлап торалар, шуңа күрә без бу проблема белән көрәшүдә уртак тырышлыкларны бик мөһим дип саныйбыз.

Станислав Близнюк, Т-Банк идарәсе рәисе:

– Теле2 – безнең экосистеманың күптәнге һәм мөһим партнеры. Кайчандыр инфраструктура буларак башланган хезмәттәшлегебез инде күптәннән аның чикләреннән чыгып китте – хәзер безгә алга таба барырга һәм яңа уртак максатлар куярга вакыт. Безнең клиентларны мошенниклардан актив яклау – Т-банк һәм Т-Мобайл өчен төп фокусларның берсе. Хәзер без россия халкын яклау, бердәм технологик стандартлар булдыру өчен башка операторлар, банклар һәм дәүләт белән коалиция төзибез. Безнең Tele2 белән хезмәттәшлегебез телефон мошенниклыгына каршы көрәштә тармакның берләшүен көчәйтәчәк һәм бу өлкәдә төп үзгәрешләргә ирешергә ярдәм итәчәк дип ышанам.

Тулырак Tele2 сайтында

Бәйле