«Үзем турында күп нәрсәне халыктан ишетәм»

Билгеле блогер, Радик Юлъякшинда кунакта булып, бик күп яңалыклар ачкан.

Проектның чираттагы кунагы — Башкортстанның халык артисты Радик Юльякшин.

«Дуслар, Элвин Грей безгә бүген үзенең шәхси биләмәләрен, студиясен, сәхнә артын, шәхси тормышын, хәтта йокы бүлмәсен күрсәтәчәк», — дип алдан ук кызыктырып куя язылучыларын блогер. Һәм, әлбәттә инде, тартынып торуны белмәгән Миләүшә җырчының ишегалды белән бакчасында гына түгел, йортында да тулы хуҗа булып йөри, һәр бүлмәгә рум-тур уздыра. Бу хакта «Интертат» язган.

Блогер җырчыга күчтәнәчкә башкорт балы алып килгән. Балның Илеш балы икәнлеген белгән Элвин Грей: «Ә, мин Гафури каласыннан дип торам», – дип шаярта. Моннан шактый еллар элек бер интервьюда җырчы үзенең туган ягы Гафури районын «Гафури каласы» дип атап, оятка калган иде. Блогер белән алар, шул ситуацияне искә алып, көлешәләр. «Мин ул турыда уйламыйча әйттем дә, киттем дә бардым. Концерттан чыккан гына идем», — дип аклана җырчы.

«Әлбәттә, ничек инде Элвин Грей Гафури районын кала белән бутый алсын. Просто ул концертта башын калдырып киткән. Ул просто Гафури районының кала булуын теләгән», — дип көлә аннан туры сүзле Миләүшә.

Җырчы этләр ярата икән. Элвин Грейның капкасына да «Сак булыгыз, усал эт» дип язылган такта беркетелгән. Җырчының ишегалдындагы вольерларда 3 зур эт яши. «Әле алар бишәү иде, берсе үлеп китте. Аңа экспертизага кадәр ясадык. Берсен танышларыбызга бирдек», — дип сөйли җырчы.

«Менә тагын бер усал эт — Инзилә» дип, җырчының тормыш иптәше белән таныштыра башкорт хуҗабикәсе. «Юк-юк, Инзилә ул назлы песи» дип каршы төшә аңа Радик.

Блогер җырчының элекке гараж урынында ясалган студиясенә уза. Ул үзенчәлекле, шактый бруталь стильдә эшләнгән. Әңгәмә барышында Элвин Грей җырларның 50 процентын үзе язуы, шулай ук авторлардан сатып алуы хакында сөйли. Йолдыз үзенең музыкаль белеме булмавын да яшерми. Ул күп нәрсәгә, мәсәлән, курайда уйнарга, интернеттан карап өйрәнгән.

Артист үзенең бөтен машиналарының макетларын да җыеп бара икән. Аның беренче машинасы — «99»лы булган, хәзер ул «Майбах»та җилдерә. Соңгысын аның туена продюсеры Александр Слюсаренко бүләк иткән иде. Дөрес, халык бу машинаны җырчыга Башкортстан Башлыгы бүләк иткән дип сөйләде. Миләүшәнең дөреслекне әйтүен соравына җырчы: «Мин халыктан үзем турында күп нәрсә беләм. Алар үзләре уйлап чыгаралар да сөйлиләр. Бу машинаны миңа «Радий Хәбиров бүләк итүе» турында да мин пабликлар аша халыктан гына ишеттем», — дип җавап кайтара.

Җырчының йортындагы барлык ишекләр дә бары тик бармак эзләре белән генә ачыла. Элвин Грей кунакны аш бүлмәсе белән тоташып китүче кунак бүлмәсенә чакыра. Блогерның игътибарын биредәге чын күннән ясалган ап-ак диван җәлеп итә. Элвин Грей әйтүенчә, бу урындагы диванны алар инде 3 тапкыр алыштырганнар. «Чөнки монда күп утыралар, пычрана да, юып тормыйбыз, яңасына алыштырабыз», — дип сөйли ул.

чыганак: https://intertat.tatar/news/baskort-xuabikase-elvin-greida-kunakta-iorty-builap-rum-tur-suytkycynda-nilar-bar-5866583

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле