Магнит давылын ничек кичерергә?

Йөрәк-кан тамырлары һәм неврологик авырулардан интегүчеләр аны бигрәк тә авыр кичерә.

Җиргә янә магнит давыллары ябырылган. Табиб-терапевт, гастроэнтеролог Константин Спахов аны җиңелрәк кичерү ысулларын аңлатып үткән. Белгеч әйтүенчә, йөрәк-кан тамырлары һәм неврологик авырулардан интегүчеләр давылны бигрәк тә авыр кичерә.

Табиб сүзләренә караганда, табигать күренешенең тискәре йогынтысыннан котылу өчен тынычрак булырга, нык алҗудан качарга кирәк. Белгеч җиңелчә генә физик күнегүләр ясарга, күбрәк ял итәргә киңәш иткән. Моннан тыш үләннәрдән ясалган гади генә тынычландыргыч дарулар кулланырга мөмкин, дигән ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144357/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле