Кызыл карлыганнан желе рецепты

Кызыл карлыганнан желе ясау өчен 1,5 кг кызыл карлыган, 1,2 кг шикәр комы кирәк була.

Кызыл карлыганны ботакларыннан чистартырга, юарга. Җимешләрне иттарткычтан чыгарырга, шулай ук блендер да кулланырга була. Соңыннан, барлыкка килгән массаны төшләреннән арындыру өчен, иләк аша сөзәргә. Шикәр комы салырга, яхшылап болгатырга кирәк. Бу катнашманы кәстрүлгә салып, әкрен утка куярга. Һәрдаим болгатырга һәм өстендәге күбекне җыеп торырга кирәк. Кайнап чыккач, уттан алырга һәм суытырга. Стерильләштерелгән банкаларга бүлеп салырга. Капкачларын капларга һәм суыткычка алып куярга.

чыганак: https://intertat.tatar/news/kyzyl-karlygannan-zele-recepty-5860323

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле