Болгар борычы уңды, нишләтергә?

Бу рецепт буенча лечо кибет кетчубыннан мең тапкыр тәмлерәк!

Ел саен күп итеп борыч уңа, аны нишләтергә ысулын табарга була! Табынга куярга искиткеч тәмле лечо әзерлибез.

Лечо рецепты:

3 кг помидорны иттарткыч аша чыгарырга һәм 15 минут кайнатырга.
2 кг баллы борычны 1,5 см киңлектә озынча итеп турап салырга.
Болгатып тагын 15 минут кайнатырга.
Угычтан уылган 2 баш сарымсак, 120 г шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тоз, 100 мл 9 % аш серкәсе өстәргә.
5 минут кайнаткач, 250 мл үсемлек мае кушарга.
Яхшылап болгатырга һәм парда тоткан банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга.
Ашыгыз тәмле булсын!

чыганак: https://omet-rb.com/news/faydaly-ki-shl-r/2024-09-14/bolgar-borychy-u-dy-nishl-terg-3929487

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле