Режиссер Айдар Җаббаровтан шатлыклы яңалык

Танылган режиссер Айдар Җаббаров өйләнгән. 4 октябрьдә ул сөйгәне белән никах укыткан.

Күңелле яңалык белән социаль челтәрләрдә Айдарның хатыны Эльвина Насыйбуллина бүлеште, ул сөйгән яры белән матур видео урнаштырган. Эльвина – «ТНВ» каналында «Һава торышы»н алып баручы булып эшләгән, татар сериалларында төшкән. Эльвинага 23 яшь, ул Казан театр училищесын тәмамлаган.

Яшь гаиләне шатлыклы вакыйга белән белән социаль челтәрләрдә Айдарның якын дусты, Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов та котлаган. Ул мәҗлестән видео белән уртаклашкан.

чыганак: https://intertat.tatar/news/rezisser-aidar-abbarov-oilangan-5868794

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле