Озакламый махсус хәрби операция төгәлләнәчәк. Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров халык белән туры элемтә барышында шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, хәрби хәрәкәтләр тәмамланганнан соң да ниндидер атышлар булачак әле, чөнки конфликт белән акча эшләргә теләүче көчләр, элеккечә үк, калачак. “Үземә килгәндә, бу шайтаннар исән булган бер мәлдә сугышның бетүен теләмим. Минем аларны ахыргача кырып бетерәсем килә”, – дигән төбәк башлыгы.
чыганак: https://ria.ru/20241204/kadyrov-1987421262.html ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—