Яшүсмерләрдә эпидемиясе башланган…

Россиядә яшүсмерләрдә пеләшләнү эпидемиясе башланган. 15-16 яшьлек укучылар табиб-трихологларга мөрәҗәгать иткәндә, алопециянең инде икенче-өченче дәрәҗәсе була. 

Табиб-трихолог сүзләренчә, соңгы елда мөрәҗәгать иткән укучылар саны 4 тапкырга арткан. Күбесенең йә маңгае, йә баш түбәсе пеләшләнә башлаган. Бу – яшүсмерләрнең сәламәтлеге начарлану белән бәйле, дип фаразлана. Начар кан тамырлары, гәүдәне дөрес тотмау, ашкайнату системасы бозылу (иртәнге аш урынына энергетик эчүләр), гастритлар һәм матдәләр алмашы бозылу. Коронавирус тәэсире дә өстәлә. Өстәвенә, даими стресслар һәм неврозлар.

Чәчләрне күчереп утырту процедурасының уртача бәясе 160-190 мең сум икән.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, бу процедурага ихтыяҗ үзләренең тышкы кыяфәтләренә игътибар бирүче ир-атлар хисабына арткан. Алар 30 яшьтә пеләш йөрергә теләми.

Соңгы 3 айда чәч фолликуласын күчереп утыртуга бәя инде 20-30 меңгә арткан. 2025 ел ахырына 230-250 меңгә кадәр җитәргә мөмкин, дип фаразлана.

чыганак: https://intertat.tatar/news/yasusmerlarda-pelaslanu-epidemiyase-a-cacne-kucerep-utyrtuga-baya-arta-bara-5870662

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле