2025 елга Мессинг нәрсәләр фаразлаган?

Советлар Союзы патриоты булган билгеле күрәзәче Вольф Мессинг, 2025 ел Русия өчен үзенчәлекле булачак, дип ышандырган булган.  

Фаразлар буенча, нәкъ менә быел илнең җитди рухи яңарышы башланачак. Җәмгыять үз чыганакларына кайта башлаячак, ә моңа кадәр Көнбатыш тарафыннан тагылган ялган кыйммәтләр юкка чыгарылачак.

Вольф Мессинг узган гасырның 60нчы елларында ук Украина конфликтын алдан күргән. Ул, Русия халкы Көнбатыш һөҗүмнәреннән сакланырга мәҗбүр булачак, чөнки Көнбатыш илләре берләшеп, яңадан Русия белән каршылык башлаячак, дигән.

Шул ук вакытта Вольф Мессинг, безнең илгә үз шартларын көчләп тагуның барлык омтылышлары да уңышсыз булачак, дип өстәгән, ә санкцион басым Көнбатышның үзе өчен җитди проблемаларга әвереләчәк.

Күрәзәченең җанатарлары бу фаразның чынга ашуына шатлана. Билгеле булганча, Европадагы икътисади хәл күптән инде үзләрен борчуга сала.

Украина конфликтына килгәндә, Вольф барысы да тыныч килешү белән тәмамланачак, шуннан соң тугандаш халыклар берләшәчәк һәм дөнья явызлыгына бергә каршы торачак, дип әйткән.

Русия икътисадында, Мессинг фаразлары буенча, 2025 елда “чистарту” сынаулары башланачак. Нәтиҗәдә, бөтен дөньяда гаделлеккә һәм намуслылыкка нигезләнгән финанс модельләренә кире кайтачаклар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2025-02-07/2025-elga-messing-n-rs-l-r-farazlagan-4112194

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле