Җырчы һәм көрәшче Вил Усманов “Ватаным Татарстан”га интервьюсында татар халкының көнчелек сыйфаты турында сөйләгән.
Вил Усманов эстрадада мактаулы исемнәрне аз билгеле җырчыларга да бирүгә каршы булмавын әйткән.
“Читтән караганда бөтен нәрсә ялтырый. Эчке кухнясын белгәннәр исә анда уңышка ирешер, димәк, ялтырар өчен күпме тир түгелгәнен белә. «Атказанган» алганы да, «халык артисты» исемен яулаганы да – шул үзебезнең татар егет-кызлары инде алар. Яхшымы ул, начармы – татарча җырлый, шушы сәнгатьтә кайный…
Әгәр безнең халыктагы көнчелекнең берничә процентын гына киметcәң, бездән дә яхшырак милләт булмас иде.
Көрәшне генә алыйк. Мин көрәшә башлаганда кайчандыр машина алырмын дип күз алдына да китермәгән идем. Көрәштем, чөнки ул миңа ошый иде. Һәр көнемне тренировкада үткәрдем. Кемнәрдер «салып», тәмәке тартып йөргәндә, мин һәр көнне шөгыльләндем. Әле ул елларда машина бүләк итү юк иде, көнкүреш техникасы, келәм бүләк иттеләр. Туксанынчы елларда машина бүләк итү китте. Бер машина алам, икенчене, шуннан көрәштермәскә, кертмәскә тырыша башлыйлар. Мин бит шуның белән яшим, шул ук көрәшне үстерәм, шушы җирне танытам, ә миңа аяк чалалар.
Миңа гына түгел, минем ишеләр күп анда. Хәзер дә шул әйбер бара. Менә шунысы күңелгә тия. Шул ук татарлар бит! Егетләрне мактар урынына, җитте аңа, дип кычкыралар. Кызганыч, сәнгатьтә дә шул ук хәл”.
Күпме машина откананын сорагач, ул “Бер унлап булды бугай инде. Зур машиналар түгел инде алар. «Ока», «шестерка»лар… Берничә мотоцикл, бер елны трактор отканым булды. Булды инде, булмады түгел. Әмма ул вакытта, берничә ел гына шулай булачагын аңламыйсың әле. Көрәшнең вакыты кыска”, – дип җавап биргән.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/sombel-zahidullina-minem-gena-parym-yuk-5872604 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday