Хуҗабикәләргә акча түли башлаячак, диләр…

Дәүләт Думасында эшләнә торган закон проекты нигезендә хуҗабикәләргә ай саен түләүләр бирергә планлаштыралар.

Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов хәбәр итте. Элегрәк мондый закон проектын Владимир Жириновский эшләргә кушкан булган.

«Йорт хуҗалыгын алып бару – җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия, шуңа күрә түләүгә лаеклы эш», – дип билгеләп үткән Нилов.

Аның сүзләренчә, төбәктә яшәү минимумы күләмендә ярдәмнең мондый чарасы аз керемле гаиләнең матди хәленә уңай йогынты ясаячак.

ЧЫГАНАК: Ярослав Нилов телеграм-каналы

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле