Татар эстрадасы артистлары шәһәр читенә шәхси йортларына күченеп бетеп бара бугай инде.
Филүс Каһиров гаиләсе дә бу көннәрдә күңелле мәшәкатьләр белән йөри.
Алар шәһәр читендәге шәхси йортларына күченергә әзерләнә. Бу хакта җырчының тормыш иптәше Эльмира Каһирова социаль челтәрдә яза.
«Тагын берничә көн җыену, «сделка» һәм күченәбез.
Бу көннәрдә балаларыбызны карап торган яраткан нянябыз Алсу һәм дусларыбыз Рәхмәтуллиннар гаиләсенә без бик нык рәхмәтле. Балалар 3 көн буе аларда яшәде, ә без тыныч кына әйберләребезне җыйдык. Гөлнарага савыт-сабаларны җыярга ярдәм иткәне өчен рәхмәт», – дип яза ул.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/filus-kahirov-gailase-kucena-5873318 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–