Җырчы быел җиләк сезонын башлап җибәргән. Әмма җиләктә ул бик күңелсез хәлгә тарыган.
Бу хакта ул социаль челтәрдәге сөйләде.
– Кисәк кенә җиләккә чыгып киттек. Абый, килен, сеңлекәш. Мин рульдә, иремнең эш машинасын алдым. Җиләк, чыннан да, шуның хәтле күп. Мин телефонны машинага алып куйдым. Имеш, рәхәтләнеп ял итим әле. Чиләкләр тиз тула, кич җитте. Кайтырга кирәк, Булат тузына башлады, ә без һаман туктый алмыйбыз. Багажникны ачып, тулган чилекне савытларга бушаттым да, җиләк җыючыларга таба борылып, кайтабызмы-юкмы икәнең белешә башладым. Шул минутта, багажникның ишеге “шап” итеп ябылды да куйды. Ачылмый гына бит. Аңламадым, нәрсә булды соң бу?
Ачкычны кесәләрдән эзли башладым – юк. Менә шушы секундта аңлап алдым – булды бу: ачкыч багажникта калган. Мин кызларга кычкырам. Алар шок хәлендә. Аннан соң тагы да кызыгы, беребезнең дә телефоны юк, машинада калган. Булатны чакырдык. Ул инде җиләктән туеп, безнең яннан киткән иде. И, Ходаем ярый әле аның телефоны үзендә иде. Ирем белән көч-хәл белән элемтәгә чыгып, аңа барысын да аңлаттык. Икенче ачкычны ничектер алып килергә кирәк бит, ә ирем: “Икенче ачкыч юк”, – ди. Машинаны ачарга кирәк. Ирем килеп җиткәнче чиләкләр тулып бетте, үзебез туңып беттек. Караңгы төште. Без урман эчендә, геолокация дөрес күрсәтми.
Сеңлемнең ире килгәч кенә (ул җиләклекнең урынын белә иде) бер-берсен табышып, ниһаять, безне алып киттеләр. Ирем белән Булат төнге икедә генә кайтып җиттеләр. Машина ачучыны көткәннәр. Багажник ишеге каты итеп төшеп ачкычны сындырган. Машинаны кабыза алмыйча интеккәннәр. Ирем кайткач: “Бигрәк кыйбатка төште синең җиләгең”, – диде, – дип сөйли җырчы.
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/kultura/2025-06-19/chil-kl-re-tulgan-tuluyn-4281232
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday