Туйда кияүне атып үтергәннәр

Төркиянең Гиресун шәһәрендә туйда кияү егетен атып үтергәннәр. RT басмасы шул хакта яза.

Үз туенда күкрәге яраланган егет урында ук үлгән.

Якынча белешмә буенча, туй бәйрәм иткән чакта теләсә-ничек пистолеттан атыша башлаганнар. Шулай итеп бер ядрә кияүне харап иткән.

Туй бакчада булган. Фаҗигадән соң биредә теркәлмәгән ике пистолет табылган, диелә хәбәрдә.

Җинаятьтә шикләнеп, мәрхүм кияүнең 47 яшьлек апасына һәм абыйсын тоткарлаганнар.

ЧЫГАНАК: https://kazanfirst.ru/news/zheniha-zastrelili-pryamo-na-svadbe

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле