«Үлә әбиегез!» [булган хәл]

Күптән инде, туксанынчы еллар башында, таныш бер гаилә бар иде. Апа да, абый да алтмышның өстендә, икесе дә урыслар. Менә шул абзый атна саен өйләренә «Ашыгыч ярдәм» чакырта иде: «И-и, әбие­гез чирли бит, кан басымы югары. Мескенкәем, үләр инде».

2000нче еллар башында шул абзый үлеп китте. Чирле әби нишләр инде дип йөри идем, озак та үтми, аның өендә яңа бабай пәйда булды, шуннан «Ашыгыч ярдәм» чакыртулар да тукталды.

Беренче бабай үлгәнгә инде ун елдан артык вакыт үтте. Әби белән торган икенче карт та өч-дүрт ел элек дөнья куйды. Ә кайчандыр үләсе әби әле бүген дә кызлар кебек йөгереп йөри. Дөрес булса, тагын кияүгә чыгарга исәбе бар ди…
Илфак Шиһапов,Шәһри Казан

Фото: podari-mari.ru

Бәйле