Сарымсаклы, сырлы тавык ите

Кирәк булачак: 350-300 г тавык ите, 3-4 аш кашыгы каймак яки майонез, 20 г сыр, укроп, сарымсак, көнбагыш мае, тоз.

Пешерү тәртибе: Тавык итен озынчалап турарга һәм тозларга.

Укропны турарга, чеснокны һәм сырны угычтан чыгарырга. Әлеге ингредиентларга көнбагыш мае кушып, яхшылап болгатырга.

Тавык итен майланган табада кыздырып алабыз. Ахырдан укроп, чеснок, сырлы катнашма һәм каймак кушып тагын бераз пешереп алабыз.

 

Фото: Вконтакте

Бәйле