Майда нинди үзгәрешләр көтелә?

Пособие алучы гаиләләр саны арта, автомәктәпләр рейтингы төзелә, баллы ризыкның сыйфаты яхшыра. Май үзгәрешләрен тәкъдим итәбез.

– Айлык кереме төбәктәге яшәү минимумыннан бераз гына артып киткән күпбалалы гаиләләр алга таба да Бердәм пособие алуны дәвам итәчәк. Яңа закон 22 майдан үз көченә керәчәк. Билгеле булганча, бала тапкан һәм тәрбияләгән өчен бердәм пособие җан башына туры килгән айлык кереме төбәктәге яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә билгеләнә. Моңа кадәр керемнәре әлеге күрсәткечтән аз гына булса да артып киткән гаиләләр ярдәм алу хокукыннан мәхрүм ителде. Алга таба күпбалалы гаиләләрнең айлык керемнәре төбәктәге яшәү минимумыннан 10 процентка кадәр арткан очракта да пособие алу мөмкинлеге сакланып калачак.

– Илдә автомәктәпләр рейтингы төзеләчәк. Законга кергән үзгәрешләр нигезендә теге яки бу уку йортының уңышлары турында Дәүләт автоинспекциясе сайтыннан карарга мөмкин булачак. Биредә автомәктәптә укыган ничә кеше беренче тапкырдан имтихан тапшыруы, «права» алучылар арасында соңгы ике елда ничә кеше юл һәлакәтенә эләгүе турындагы мәгълүмат та булачак. Интернетта рейтинг елга бер тапкыр яңартылачак дип фаразлана. Хәзерге вакытта бу хактагы карар Эчке эшләр министрлыгында тикшерү уза. Аннан аңлашылганча, мәгълүмат һәр елның 15 февраленнән дә соңга калмыйча басылырга тиеш. Димәк, тәүге исемлек киләсе ел башында игълан ителәчәк.

– 1 майдан баллы һәм кондитер ризыкларын мәҗбүри маркировкалауга бәйле таләпләр үз көченә керә. Яңалык торт, рулет, круассан кебек аерым капларда сатыла торган тәм-томнарга да кагылачак. Билгеле булганча, бу елның мартында печенье, вафли, мармелад, зефир кебек кондитер ризыкларын мәҗбүри маркировкалый башлаганнар иде инде. Хәзергесе тагын да күбрәк товар төрләрен колачлаячак. Маркировкалау законсыз продукциягә, шулай ук тармакта үтә күренмәлелекне тәэмин итү өчен кирәк. Товарның сыйфаты да яхшырачак, ди яңалыкны тәкъдим итүчеләр.

– Биологик актив матдәләрнең (БАД) сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген тикшерүгә бәйле таләпләр көчәячәк. Шул исәптән җитештерүченең БАДны дәүләт теркәве турындагы гамәлдәге таныклыгы булу-булмавын, лабораториядә үткәрелгән тикшерүләр нигезендә БАДның расланган куркынычсызлык күрсәткечләренә туры килүен, шулай ук составын игътибар үзәгенә алачаклар. Нәтиҗәлелекне исә алдан үткәрелгән тикшерүләр нигезендә ачыкларга исәплиләр.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/maida-nindi-uzgareslar-kotela-1777384563-114675

Бәйле