Май ахырында кыска эш атнасы була

Май ахырында Корбан бәйрәме ял көн була, шул сәбәпле Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә.

Чәршәмбе, 27 май ял көне була, бәйрәм алдыннан, 26 майда, эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Шулай итеп, атнасына 5 көн эшләп 2 көн ял итүче хезмәткәрләр бу атнада барлыгы 4 көн генә эшләячәк.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/mai-axyrynda-kyska-es-atnasy-bula-5879352

Бәйле