Мәктәбең өеңдә булса, ничек шәп! Иртән торып, авылның икенче башына чабасы да, автобуска ашыгасы да юк. Укытучы әниеңнән, “2ле” куйма әле, дип тә сорап буладыр. Өй эшен эшләмәсәң дә, артык тиргәмәячәк. Андый мәктәп чынбарлыкта да бар. Әтнә районының Бахтачы авылында яшәүче Рәмзия Хөсәенова үз балаларына өйләрендә белем бирә. Кызык, ә таләпләр нинди икән?
Хөсәеновларның өе “Укытучы йорты” дип үзгәртелгәнгә быелгы уку елында ун ел була. Авылда башлангыч мәктәп ябылганнан соң ачылган ул. Шушы вакыт эчендә Рәмзия ханым башта Рәниләне, аннан кызы Илүзәне укыткан, быел улы Ислам икенче сыйныфка бара. “Бездә сөенечле яңалык бар әле. Ике укучы булдык. 1 нче сыйныфка Казан шәһәреннән кайткан Йосыф килде. Ул татарча да, русча да яхшы белә”, ди Рәмзия ханым.
11 хуҗалыклы авылда 1 нче сыйныфка баручы башка сабый юк. 4 нче сыйныфны тәмамлагач, балалар Күлле Киме мәктәбенә укырга китә. Әлеге мәктәп “Укытучы йорты”нда белем алучыларга да яхшы таныш. 1 сентябрь, “Соңгы кыңгырау”ны алар шунда бәйрәм итә. Инглиз телен дә, Күлле Кимедән килеп, Ирина Хәмидуллина укыта икән. Медицина тикшерүе үтәргә дә зур мәктәпкә баралар. Балалар 4 нче сыйныфта биш фәннән сынау тапшыра. Бу вакытта балаларны Рәмзия ханымның ире Ирек үз машинасында илтә. “Иптәшем бервакытта да каршы килми, вакытын таба. Хезмәтемне аңлый, хәлемә керә”, ди укытучы.
Минуслар, плюслар…
“Укытучы йорты”, бер караганда, мәктәптән аерылмый да кебек. Яшел парта, укытучы өстәле… Уку бүлмәсе әнә шуннан гыйбарәт. Физкультура һәм информатика дәресләре башка бүлмәдә үтә. Яңа уку елына мәктәпләрнең әзерлеген тикшергәндә, әлеге “өй-мәктәп” барлык таләпләргә җавап бирә дип табылган. Ә балалар, сыйныф бүлмәсенең ишеген ачканда, үзләрен мәктәпкә барган кебек хис итә. Дәресләр тәмамлангач, анда кереп йөрмиләр.
“Укытучы йорты”ның нинди уңай һәм тискәре яклары бар? Үз өеңдә үз балаларыңа белем бирү кыенмы?
– Уңай ягы бар: анда һәрвакыт җылы һәм якты. Элеккеге мәктәп бинасы утын ягып җылытылды. Кыш көне дәресләр беткәнче суына башлый иде. Балалар аякларына киез итек киеп утырырга мәҗбүр иде. Хәзер бар да уңайлы: җылы суы, бәдрәфе өйдә, ашау бүлмәсе аерым. Мәктәптә боларның берсе дә юк иде. Барысына да кечкенә генә бер сыйныф бүлмәсе. Компьютеры, телевизоры дисеңме? Кимчелекле ягы – балалар аз. Һич югы 3-4 бала җыелса, күңеллерәк булыр иде. Тикшерү килгәндә дә читен. Укытучы да, пешекче дә, җыештыручы да – үзем. Барысына да өлгерергә кирәк, дип сөйли Рәмзия Хөсәенова.
Укытучы үз балаларына белем бирүне кыен дип санамый. Әмма аңа көн буе диярлек шулар янында бөтерелергә туры килә. Башта ярты көн буе укыта, аннан дәрес хәзерләтә. “Кайвакыт арып та бетәм. Бигрәк тә 1 сыйныфта авыррак”, ди укытучы-әни.
Әниме, апамы?
Алар аңа дәрестә “әни” дип эндәшсә дә, үзен укытучы буларак кабул итәләр икән. Үзе дә беренче көннән үк, дәрес вакытында син – укучы, ә мин – укытучы апа, ә дәрестән соң – “әни”гә әйләнәм, дип искәртеп куйган. Үзегезне өйдә дип түгел, мәктәптә итеп хис итегез дип аңлаткан. 2 нче сыйныфта инглиз теле укытучысы Ирина Васильевна килеп укыта башлагач, кызы Илүзә әнисенә башта “апа” дисә, аннан тиз генә “әни” дип төзәтеп куя торган булган. Ә улы Ислам 6 яшьтән укырга кергән. Шуңа күрә былтыр беренче сыйныфта укыганда әнисен укытучы кебек кабул итә алмаган әле.
Үз өйләрендә булгач, балалар тәмам иреккә чыгып бетмиме? Балалар “укытучы-әни”дән ташламалар көтәме? Безнең өчен шунысы да кызык.
– Озак йоклап ятмыйлар. Иртәнге сәгать сигездә дәресләр башлана, алар шуңа күнегәләр. Дәресләрне кичектереп, әйтик, кичен укытканым булмады. Дәресләр бергә кадәр дәвам итә. Бу вакытта өйдә эш бар дип бүленү юк. Аннан түгәрәкләр башлана. Кызым кул эшләре белән шөгыльләнә иде. Кәгазьдән бик матур әйберләр ясап, аны танышларына, туганнарга бүләк итте. Быел ул 6 нчы сыйныфта укый, ди укытучы.
Физкультура дәресләрен кыш көне чаңгыда шуып үткәрәләр икән. Яз-көз айларында җылы көнне урамда, ә һава торышы начар булганда дәресне өйдәге махсус бүлмәдә уздыралар. Хезмәт дәресләре уку программасы буенча оештырыла. Ә дәрестә балаларга тактасын да сөртергә, уку бүлмәсен дә тәртипкә китерергә туры килә.
Кырыс та, таләпчән дә
“Укытучы-әни”нең балалары мәктәпкә барганда ук укый белгән инде. Быел беренче сыйныфка керүче Йосыф та хәрефләрне таный. Гомумән, Күлле Киме укытучылары Рәмзия Хөсәенова укыткан балаларның белеменнән зарланмый. Илүзә – уку алдынгысы, Ислам да тырышса, апасыннан калышмас, ди Хөсәеновлар. Яшьтәшләре аз булса да, балалар бик тә аралашучан икән.
– Балаларыгызга “2ле” куйган чаклар да буламы? Алар моны ничек кабул итә? – дип сорыйм укытучыдан.
– Илүзә “2ле”ләр алмады. Ара-тирә “3ле”ләре булгалый иде. Ул аны җиңел генә үткәреп җибәрә. Кич белән әтисенә: “Миңа бүген әни “3ле” куйды”, – дип җиткерә. Аннан әтисеннән үзенә шелтә эләгә. Башка укытучы укытса, бәлки ул аны әйтмәгән дә булыр иде. Исламга билге быел гына куела башлаячак. Мин үземне йомшак дип әйтмәс идем. Кырыс та, таләпчән дә. Үзеңнең балаңа кырысрак та буласың икән ул. Дәрестә белми утырса, орышып та куям. Сорауга җавап алырга кирәк, аның урынына башка бала юк бит, ди педагог.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан