12 сентябрь мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә. Татар дөньясында да бу бәйрәм мәчетләрдә җәмәгать белән бергә иртәнге намаз кылу, корбанга сарык, сыер чалу һәм йортларда таба исен чыгарып чәй табыннарында аралашу белән уза. // Азатлык радиосы//
Татарстанда Корбан гаетенең төп чарасы быел да Кол Шәрифтә узды. Ураза гаетендә исә югары түрәләр Гали мәчетенә килгән иде. Быел Татарстан мөфтие хаҗда булу сәбәпле бәйрәмне алып бару дилбегәсе Татарстан баш казые Җәлил хәзрәткә тапшырылды.
Бәйрәм намазы иртәнге 5:40ка билгеләнде. Ул вакытка инде мәчет тулы иде. Казан кирмәненә исә мөселманнар тимер капкалар аша тикшерелеп узды. Артык сакчыллык күрсәтү Кол Шәрифкә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да килүе белән бәйле иде. VIPлар 4:30га килеп җитте. Миңнехановның кәефе яхшы иде, алтын төстәге түбәтәен алыштырган. Башында – кара кәләпүш. Сүз уңаеннан, Татарстан президентында мәртәбәле хаҗи дәрәҗәсе дә бар, ул 2014 елда изге урыннарга хаҗ кылды. Бәйрәмгә аның белән бергә президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан башлыгы Илсур Метшин да бар иде. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев күренмәде. Миңнеханов килгән мәчеттә Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров та бар иде.
Җәлил хәзрәт Фазлыевның бәйрәм вәгазе татарча барды. Ул Корбан гаете фазыйләтләре турында сөйләде. Вәгазь исә тавыш көчәйткечләре ярдәмендә урамга да ишетелде.
Эчкә керә алмаучылар урамда намаз укыды. Мөселманнар хәстәрле булып чыкты, барысы да намазлыкларын үзе белән кыстырып алып килгән. Гадәттәгечә, гаеткә иң күп килүчеләр чыгышлары белән Урта Азиядән булучы мөселманнар иде.
Намаздан соң мөселманнар бер-берсен кочаклашып котладылар, аннары мәчеттән бер-бер артлы мәртәбәле кунаклар чыкты. Алар халык белән аралашып тормады. Ялт итеп табаннары гына ялтырады да юк булдылар.
Кол Шәрифтәге гает намазында “Вамин”ның элекке башлыгы Вәгыйз Минһаҗев та бар иде. Ул Җәлил хәзрәтнең вәгазеннән кәнагать калуын һәм гаеттән соң корбан чалачагын әйтте.
Кол Шәриф мәчете янында корбан чалулар оештырылмый. Бу – күптән сөйләшеп куелган гадәт. Биредә болай да корбаннар күп булган, кан агызу килешми, дип килеште аксакаллар.
Илсур Метшин Кол Шәрифтән соң «Ярдәм» мәчетендәге табынга киткән. Бу мәчет Казан башлыгы канаты астында эшләүче гыйбадәтханә булып санала, шуңа ул зур бәйрәмнәрдә бирегә килми калмый. Быел Рамазан аенда улы белән ифтар ашларын да оештырды. Илсур Метшинны гает коймагы белән «Ярдәм» мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов сыйлаган.
Казанның Мәрҗәни мәчетендәге гает намазыннан соң сарык сайлау, алыш-биреш, малларны чалу эше башланды. Рамил хәзрәт Миңгәрәев сүзләренчә, алар Питрәч районында сарыклар үрчетеп корбанлыкка сата. Мәрҗәни мәчете хезмәткәрләре, аның каршындагы мәдрәсә шәкертләре сарыкларны үзләре чалып, эшкәртеп тә бирәләр. “Һәр елны меңгә якын сарыкны корбанга чалабыз. Барысы да сау-сәламәт. Халык бик разый. Алдан язылган булсалар, чиратта да торасы юк”, диде Рамил хәзрәт. Корбанга дигән сарыкның бәясе 6-7 мең сумнан башлана.
Гадәттә мөселманнар мәчеткә килеп сарык сатып ала. Шулай кулайрак күрәләр, сатып алган тауарны тотып карарга күнеккән татар. Әмма заман технологияләрен көндәлектә кулланучылар да бар. Мәсәлән, «Татспиртпром»ның матбугат хезмәте җитәкчесе Ринат Билалов корбанга дигән сарыкны интернет аша гына сатып алган. Ул гает намазын Апанай мәчетендә укыган.
«Быел беренче тапкыр корбанга дигән сарыкны интернеттан online аша сатып алдым. Сарыкның бәясе — 6,5 мең сум. Чалып эшкәрткәннәре өчен 500 сум алалар, итнең бер өлешен алып килү өчен бәя — 500 сум. Алып килгәннәрен көтәбез, табын ашын әзерлиячәкбез. Моңа кадәр егетләр белән уртак сыер чала идек. Быел сарыкка күңел тартты. Online аша алу җиңел, барысы да ышанычка корылган», дип сөйләде ул.