21 сентябрь Рөстәм Миңнеханов Татарстан депутатлары каршына басып нәрсә сөйләр?

21 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәчәк.

Бу чара Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында 21 сентябрьдә иртәнге 10.00 да узачак. Моның турында Татарстан хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Мөрәҗәгать итүнең датасы инде 14 сентярбрьдә Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында расланды. Республиканың эчке һәм тышкы хәле, Татарстанның төрле юнәлешләрдә үсешенең төп векторы турында тыңларга 700 чамасы кеше чакырылган.  Шулай ук бу утырышта шәһәрләрнең мэрлары,  район башлыклары, Республиканың эшлекле һәм бизнес-элита вәкилләре тыңлаячак.

Республиканың Дәүләт Советына Рөстәм Миңнеханов 7нче тапкыр мөрәҗәгать итәчәк.

2015 елда шул ук чарада Рөстәм Миңнеханов төп юнәлеш булып “Стратегия 2030” кала дигән иде. Бу юнәлештә мөһим урынны кеше капиталы алып тора. Шулай ук президент Татарстан үсешенең алга таба китеше мөмкинлеге Русия президенты Владимир Путин һәм премьер-министры Дмитрий Медведев ярдәме белән ачылганын әйтте. Республика Русиянең курсын хуплый.

Бу чара тәмамлану белән парламент бинасында Татарстан Дәүләт Советының 20нче утырышы узачак. Монда 28 мәсьәлә, шулар арасында Республика законнарының 19 проекты, каралачак.

 

Бәйле